

Быел февраль башында Күмертауда яшәүче ир-ат әнисен балта белән сугып үтергән иде.
Үтергәннән соң ул әнисенең гәүдәсен тураклаган һәм кисәкләрдән соңрак котылырмын дип өйдә саклаган. Әмма җинаятен яшереп кала алмаган, вәхшиләрчә үтерелгән хатынның әнисе, кызы эзсез югалгач, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Тикшерү барышында ир-атның хроник психик тайпылыштан җәфалануы ачыкланган – моны суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре раслаган.
Суд тикшерү тарафыннан җыелган дәлилләрне аңа карата медицина характерындагы мәҗбүри чаралар куллану өчен җитәрлек дип таныган. Ир-атны интенсив күзәтү белән психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрәчәкләр.
“Ул җинаять вакытында үз гамәлләренең иҗтимагый хәвефен аңламаган һәм әле дә махсуслаштырылган ярдәмгә мохтаҗ”, – дип аңлаттылар Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru