Җинаять һәм җәза
8 Октября , 19:00

Дубайда качып яткан җинаятьчеләрне тоткарлаганнар

Алар Башкортстанда автосалоннар челтәре булдырган.

Добавить в предпочтительные источники Google
РФ Эчке эшләр министрлыгы видеосыннан скриншот.РФ Эчке эшләр министрлыгы видеосыннан скриншот.
Фото:РФ Эчке эшләр министрлыгы видеосыннан скриншот.

Дубай халыкара аэропортында мошенниклыкта гаепләнүче Русия һәм Иран аферистларын тоткарлаганнар. Аларны Эчке эшләр министрлыгы интерполына һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә тапшырганнар. Русияле ир-ат Башкортстанда мошенниклык автосалоннар челтәрен булдыруда гаепләнә. Бу хакта Русия ЭЭМның рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте. Фигурант һәм җинаять эшендә катнашучылар 500 кешедән акча урлаган. Зыян суммасы 77 миллион сумнан арткан. БР буенча ЭЭМ материаллары буенча, 2024 елда гаепләнүче халыкара эзләүгә игълан ителгән.

Эзләүгә игълан ителгән икенче кеше – Иран гражданины, коммерцияле оешманың гамәлгә куючысы булган. Ул салымнарны түләүдән качу, шулай ук ил бюджетыннан өстәлгән бәягә салымны законсыз кайтару буенча җинаятьчел схема оештырган. Түләнмәгән салымнарның гомум суммасы 162 миллионнан артып киткән.

Эзләүгә игълан ителгән мошенникларны Берләшкән гарәп әмирлекләренең хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас