Җинаять һәм җәза
8 Октября , 19:26

14 яшьлек кыз террорчылар исемлегенә эләккән

Менә сиңа мә!

Добавить в предпочтительные источники Google

Экстремистлар һәм террористлар исемлегендәге иң яшь кеше – үсмер кыз Софья. Mash мәгълүматы буенча, бу исемлеккә укучы кызны өендә тыелган әдәбият саклаганы өчен керткәннәр.

7 октябрь көнне Росфинмониторинг террорчылар һәм экстремистлар реестрын яңартты. Башкалар белән беррәттән анда Самарада яшәүче 2012 елда туган Софьяны да бар. Сәбәбе – Софья өйдә укыган һәм саклаган тыелган әдәбият.

Моңа өстәп, укучы кыз экстремистик чатларда утырган, анда аны “эшкәрткәннәр”. Тыелган китаплар һәм законсыз мавыгулары турында үсмер кызны тоткарлагач белгәннәр: Софья пычак белән сыйныфташына һөҗүм иткән. Һөҗүмнән соң аны  30 көнгә тоткарлаганнар һәм мәҗбүри дәвалануга озатканнар. 

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас