Уфада яшәүче хатын беркатлы ханымның 1 миллион сум акчасын урлаган. Ул аның туганын төрмәдән алып калырга вәгъдә иткән.
Зур күләмдә мошенниклык турындагы эшне тикшерүне төгәлләделәр. Суд каршына 30 яшьлек уфалы хатын-кыз басачак. Русия Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсе хәбәре буенча, узган елның ноябрендә аңа туганы наркотиклар сатып эләккән хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Гаепләнүче ул хатынга полициядә, прокуратурада һәм судта зур “блатым” бар, дигән һәм акчага ир-ат өчен чик кую чарасын йомшартырга, аны төрмәгә утыртмаслык итәргә вәгъдә биргән.
Чынында исә аның бернинди “блаты” да булмаган. Берничә ай дәвамында ул төрле сылтаулар уйлап табып, корбаныннан акча суырган. Туганы өчен борчылган хатын аңа барлыгы 1 млн 350 мең сум акча биргән.
Гаепләнүче тагын 450 мең сум акча таптыргач, хатын алданганын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьче хатынны Тикшерү комитеты белән ФСБ хезмәткәрләренең уртак операциясе вакытында тотканнар.
Әлеге вакытта ул – өй арестында. Җинаять эшен судка тапшырганнар инде.
Чыганак: bashinform.ru