Уфа читендә майнерга (Майнер – криптовалюта табу белән шөгыльләнүче кеше яисә махсус программа. – Авт.) электр энергиясе өчен миллион сумнан артык зыян санаганнар.
31 яшьлек ир-ат бакча ширкәте территориясендәге корылмада криптовалюта табу белән шөгыльләнүче техник җайланма урнаштырган һәм аны законсыз рәвештә электр челтәренә тоташтырган.
Тикшерү версиясе буенча, майнинг белән ул 2024 елның декабреннән алып шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә электр энергиясе белән тәэмин итүче компаниягә 1 миллион сумнан артык зыян салынган.
Ир-атны милеккә зыян салуда һәм акчаларны легальләштерүдә гаеплиләр. Җинаять эшен Уфаның Дим районы судына юллаганнар инде.
Моннан тыш, прокуратура гаепләнүчедән 66 мең сум түләтүне таләп итә, тикшерү версиясе буенча, бу майнингтан алган керем.