Җинаять һәм җәза
6 Октября , 17:19

Мәктәптә гашыйк булган мәхәббәтен 16 ел эзәрлекли

title
Олеся Вилданова.  fotobank02.ruОлеся Вилданова.  fotobank02.ru
Фото:Олеся Вилданова. / fotobank02.ru

Уфада яшәүче ир-ат элекке мәхәббәтенең кияүдә икәнлегенә ышанмаган. Күптән түгел ул яшь хатынны (исеме – Ксения) чак кына үтермәгән.

Ксениянең ире сөйләвенчә, 2010 елда ул Ефим сиемле классташы белән кинога барган. Ксения өчен бу дусларча аралашу булса, егет очрашуны свидание буларак кабул иткән. Шул вакыттан алып ул Ксениягә тынгы бирмәгән: урамда көтеп торгалый башлаган, чәчәкләр китергән, бүләкләр ясаган һәм сәер хәбәрләр җибәргәләгән. Шундый бер хәбәрдә “безнең җаннарны фәрештәләр тоташтырырга тиеш”, “мин сине саклармын һәм яклармын” диелгән булган. Ксения турыдан-туры араларында берни була алмаячагын әйткән, әмма сталкер (Сталкер – башкаларны законсыз рәвештә эзәрлекләп йөрүче кеше. – Авт.) аңа бәйләнеп йөрүне дәвам иткән.

Шушы еллар эчендә Ксения институт тәмамлаган, кияүгә чыккан, аның балалары туган. Ефимның мәхәббәте исә сүрелмәгән: ул классташының чын гаиләсе барлыгына ышанмаган. Күптән түгел ул Ксениянең фатирына үтеп кергән дә аны буа башлаган, аның кемнеңдер хатыны һәм ана булуын дәлилләүне таләп иткән. Никах турындагы таныклыкны һәм  Ксениянең балаларының документларын күргәч, аларны ерткалап ташлаган. Яшь хатын чак өйдән чыгып йөгергән. Бу хәлдән соң полиция берничә җинаять эше кузгаткан, әмма судка кадәр Ефимны иректә калдырганнар.

Эх, ир-егетләр! “Юк” дигәнне аңлый белергә кирәк шул...

Чыганак: Mash Batash МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас