+9 °С
Облачно


Туймазы районара суды мошенниклык схемасы корбаны булган СВО катнашучысы файдасына зыянны түләткән. Республика прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2025 елның октябрендә сугышчының ялгыш юлга баскан хатыны дроппер счетына иренең 200 мең сум акчасын күчергән.
Дроппер Тольяттида яшәүче 18 яшьлек егет булып чыккан. Прокуратура судка мошенникларның җинаятьтәшеннән нигезсез баю суммасын түләтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Прокурор таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.
Чыганак: bashinform.ru