Җинаять һәм җәза
25 Сентября , 04:52

Суд штрафлары белән мошенниклыкның яңа схемасы тарала

Сак булыгыз!

Игътибар! Мошенникларның яңа алдау схемасы тарала. Алар үзләрен суд системасы хезмәткәрләре дип таныштыра һәм штраф түләү кыяфәтендә русиялеләрнең акчаларына һәм шәхси мәгълүматларны  ия була. Бу хакта ТАССка РФ Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров хәбәр итте.

Телефон аша сөйләшкәндә җинаятьче гражданинның тулы мәгълүматларын атый, аңа чынлыкта булмаган суд утырышының датасы һәм вакыты, белдерелгән таләпләр һәм эш номеры турында хәбәр итә. Шуннан соң номерга җибәрелгән сылтама буенча күчүне яки шәхесне раслау өчен кодны әйтүне сорый.

Шул рәвешле мошенник шәхси һәм банк мәгълүматларына керү мөмкинлегенә ия була.

Машаров мондый очракларда мәгълүматны тикшерү өчен судның рәсми сайтында күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга киңәш итә.

“Штрафларны түләтү турындагы карарларны үтәү белән суд приставлары хезмәте шөгыльләнә", – дип искә төшерде эксперт.

23 сентябрьдә Русия Банкының мәгълүмати хәвефсезлек департаменты директоры Вадим Уваров белдерүенчә, Үзәк Банк Милли түләү карталары системасы белән “Добрая воля” НСПК  (“Добрая воля” –  ул милли түләү карталары системасының (НСПК) махсус банкара сервисы, ул мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән гражданнарга ирекле рәвештә акчаларын кайтарырга ярдәм итә. – Авт.) сервисы кысаларында урланган акчаларны тулысынча кайтару механизмы турында фикер алыша. 2025 елның ноябреннән сервиста банкларны кызыксындыру механизмы эшли. Мошенниклардан зыян күрүчеләргә акчаларын кайтарган кредит оешмасы транзакция суммасыннан биш процент күләмендә файда ала, ләкин бу сумма бер операция өчен биш мең сумнан артык була алмый. Уваров билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә акчаларның бер өлеше процедураны башлап җибәргән банкларның берсендә кала. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас