

Совет район суды “ришвәт алу” маддәсе буенча ике хатын-кызга карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, судларда чыгыш ясаучы юристлар 2023 елның гыйнварыннан 2024 елның маена кадәр үз ышанычлы кешеләреннән законсыз акчалата бүләк алганнар – якынча 1,6 млн сум. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча клиентларын судта “права”ларыннан мәхрүм итү белән бәйле булмаган карар чыгаруда ярдәм күрсәтәчәкбез дип ышандырганнар. Шулай итеп, алар 36 кешедән 17 мең сумнан 70 мең сумга кадәр ришвәт алган.
Юрист хатыннар үз гаебен танымаганнар. Хөкем карарына ярашлы, ришвәтчеләрнең берсе – 10 ел һәм 6 ай гомерен, икенчесе 11 ел гомерен гомум режимлы холык төзәтү колниясендә үткәрәчәк. Шулай ук алар 2 млн һәм 2,5 млн сум күләмдә штраф түләргә тиеш. Суд алар алган ришвәт суммасын конфискацияләгән.
Чыганак: bashinform.ru