

Стәрлетамакта 73 яшьлек пенсионер 1,3 миллион сум акчасын югалткан. Схема болайрак булган: тәүдә аңа Пенсия фондының ялган хезмәткәре шалтыраткан. Ул, пенсияне яңадан исәпләү сылтавы белән, ир-аттан смс аша килгән кодны әйттергән. Аннары инде “ФСБ хезмәткәре” шалтыраткан, ул пенсионерга аның счётыннан дустанә булмаган илне финанслау өчен 800 мең сум күчерергә тырышуларын хәбәр иткән һәм барлык җыелган акчаларын (1,3 миллион сум) салдырып алырга күндергән.
Мошенниклар акчалар “тамгаланган” һәм террорчылык белән бәйле дип хәбәр иткән һәм ир-атның экспертиза өчен тиз арада Мәскәүгә очуын таләп иткән. Шул көннең кичендә үк пенсионер акчаларын курьерга тоттырган. Аферистлар аны тагын 2 миллион сум кредит рәсмиләштерергә үгетли башлагач, пенсионер элемтәне өзгән һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фәлән еллар дәвамында тырышып миллионнар җыя алган кешеләр нишләп акчаларын шулкадәр тиз югалта, нишләп?
Чыганак: bashinform.ru