Җинаять һәм җәза
11 Сентября , 07:50

ГАИ инспекторлары таләбен тыңламыйча качкан

Машина йөртүче егет юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен штрафлар җыйган.

Стрәлетамакта кичә кич ДПС инспекторлары Курчатов урамында “Лада Калина” машинасын күргәннәр. Водитель тупас рәвештә кагыйдәне бозган: ул каршы полосага чыккан. Полицейскийлар аны туктатырга тырышкач, ир-ат таләпне инкарь итеп, газга баскан.  

Полицейскийлар водителҗне куа киткән. Берничә квартал аша узганда, полицейскийлар аның юлына каршы чыкканчы, ул башка машиналар һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудырган. Руль артында 20 яшьлек исерек егет булган. Машина йөртүче үзенең исереклек дәрәҗәсен рәсми рәвештә тикшерүдән баш тарткан.

Хәзер яшь ир-атка берничә хокук бозу очрагы өчен җитди штрафлар яный.

P.S.  Кадерле укучылар, БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны номерын 8 (347) 279-32-92 исегезгә төшерәбез, кирәге чыгар, язып куегыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас