

Хуҗасы ярты ел машинасын ремонттан көткәндә, җинаятьчеләр аны кисеп металлга тапшырган.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгынд хәбәр итүләренчә, 2022 елның апрелендә уфалы ир-ат Дуван районы полициясенә үзенең “Тойота Камри” автомобиле югалуы турында белдергән. Урлау факты буенча “Зур күләмдәге караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Озак вакыт шикләнелүчеләрне таба алмаганнар.
Ике елдан соң БР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре Дуван районыннан коллегалары белән берлектә моңа кадәр хөкем ителгән 53 һәм 24 яшьлек ике ир-атны тоткарлаган.
2021 елның көзендә зыян күрүче ватык чит ил машинасын ремонтлар өчен Мәсәгуть авылындагы танышында калдырган да Уфага киткән. Ярты ел дәвамында ул машинасын автосервиста дип уйлап йөргән. Чынлыкта җинаятьчеләр аны башта кирпеч заводы территориясендә саклаганнар, ә соңыннан автомобильне металлга кисеп сатканнар.
24 яшьлек шикләнелүчегә карата читкә китмәү турында язылу рәвешендә чик кую чарасын сайлаганнар, 53 яшьлек ир-атны өй аресты астына алганнар. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Чыганак: bashinform.ru