

Җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта һәм складка кереп караклык кылуда гапләнә.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, гаепләнүче кооперативның элеккеге әгъзаларының оешмадан чыгу турында ялган документлар төзегән дә ялган рәвештә ике яңа катнашучыны кабул иткән, шул рәвешле аларны арпа үстерүгә 2,3 млн сумнан артык акча инвестицияләргә күндергән.
Көзен җыелган уңыш ангарга урнаштырылган. Продукцияне урлау максатыннан рәис склад йозагын ваткан һәм алдан арендага алынган бинага 1,6 млн сумлык 200 тонна арпаны яшерен рәвештә чыгаруны оештырган һәм соңыннан аны үзе теләгәнчә кулланган. Зыян күрүчеләргә гомум зыян 3,9 млн сумнан артып киткән.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.
Чыганак: bashinform.ru