Җинаять һәм җәза
9 Сентября , 09:08

Полиция машинасына ут төрткән ир-атны тоткарлаганнар

Әстәгъфирулла!

Видеодан стоп-кадр. "Башинформ".Видеодан стоп-кадр. "Башинформ".
Фото:Видеодан стоп-кадр. "Башинформ".

7 сентябрь көндез җинаятьче Октябрьский шәһәренең 35нче микрорайонындагы йорт ихатасына килә дә, полиция хезмәткәрләренең машинасын күрә. Ул аңа тиз янучан сыеклык сибеп, ут төрткән. Машинага ут кабуын ул телефонга төшергән. Зыян күрүчеләр юк.

Күп тә үтми полицейскийлар шикләнелүченең шәхесен ачыклаган. Ул – 1957 елгы ир-ат.  Аны тоткарлаганнар һәм полиция бүлегенә китергәннәр.

“Террорчылык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ир-ат  аңлатуынча, ул мошенниклар тарафыннан 700 мең диярлек сумга алданган. Телефон аферистлары,   полиция машинасына ут төртеп яндырсаң, акчаларны кире кайтарабыз дип  вәгъдә  итәләр.

"Тикшерү эшләре дәвам итә. Якын арада тоткарланучыга чик кую чарасы сайланачак. Бу җинаять өчен 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган", – дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас