

Туймазы районында хатынын һәм аның әнисен ут төртеп үтерүдә гаепле дип табылган ир-атка хөкем карары чыгарылган.
БР Прокуратурасы һәм Тикшерү комитетының БР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 2025 елның 16 маенда исерек ир үзенең 62 яшьлек хатыны белән аның спиртлы эчемлекләрне артык куллану турындагы дәгъвалары аркасында ачуланышкан. Талашкан вакытта ул хатын-кызга җиңел кабынучан сыеклык сипкән һәм ут төрткән. Көчле пешүләрдән ул хастаханәдә үлгән.
Янгын фатирны юкка чыгарган, шулай ук ул күрше торакка да зыян салган. Янгында тагын хатынының 86 яшьлек әнисе дә һәлак булган. Янгын салган гомум зыян 720 мең сум тәшкил иткән.
Суд ир-атны берьюлы берничә маддә буенча гаепле дип тапкан: ике кешене, шул исәптән ярдәмгә мохтаҗ кешене дә, аеруча рәхимсезлек һәм гомумхәвефле ысул белән үтерү, шулай ук ут төртеп чит кешенең милкен аңлы рәвештә юк итү. Алдагы 16 ел гомерен ул каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Чыганак: bashinform.ru