

Баймак районы прокуратурасы җирле хатын-кызга карата гаепләү бәяләмәсен раслаган һәм җинаять эшен район судына юллаган. Ул власть вәкиленә карата көч куллануда гаепләнә.
БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бу хәл быел июльдә теркәлгән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары руль артында исереклек билгеләре булган ир-атны туктаткан. Озакламый документлар рәсмиләштерү урынына шулай ук исерек хәлдә ир-атның сөяркәсе килеп җиткән.
Полициягә каршы килергә теләп, ул инспекторларның берсенең кулына һәм башына суга.
Ахырда хатын үз гаебен тулысынча таныган. Тиздән ул суд каршына басачак.
Чыганак: bashinform.ru