Җинаять һәм җәза
3 Сентября , 12:09

Элекке эш урынындагы “җитәкчесенә” ышанган

Уфада яшәүче хатын мошенникларга 11 миллион сум акча биреп җибәргән.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе 7нче полиция бүлегенең дежур бүлегенә 45 яшьлек уфалы хатыннан гариза килгән.

 Беренчел мәгълүматлар буенча, мессенджерда аңа үзен элеккеге эш урыныннан  җитәкче дип таныштырган кеше язган. Ул янәсе оешмада уздырыла торган ФСБ тикшерүе турында хәбәр иткән һәм аның белән элемтәгә керергә мөмкиннәр, дип кисәткән.

Шуннан соң ук хатынга “Мәскәүдән тикшерүче” шалтыраткан. Ул белдерүенчә, аның банк счетыннан 700 мең сумны эзләүгә игълан ителгән кеше счетына күчерү омтылышы теркәлгән, шуңа бәйле рәвештә ул террорчылыкны финанслау турындагы җинаять эше фигуранты булган. Акчаларны "коткару” өчен җинаятьче хатын-кызны аның барлык акчалары “тамгаланган” һәм аларны ашыгыч рәвештә Үзәк банк аша “дәүләт купюралары”на алмаштырылырга тиешлегенә ышандырган.

Бәлагә тарымас өчен, каза күргән хатын  картасыннан 11 миллион сум акчаны салдырып алган.  “Правда” код-сүзен әйтеп, 5 миллион сум  салынган кара пакетны билгесез адәмгә тапшырган. Акчаларның икенче өлешен – 5,5 миллион сумны – икенче курьерга биреп җибәргән. Икенче көнне хатын, тагын 750 мең сум акчасын салдырып алып, таныш булмаган кешегә биреп җибәргән.

Акчаларыннан колак каккан хатын ире аның кәефсез булуын күреп, эшнең нидә икәнен белгәч кенә, алданганын аңлаган. Ир белән хатын шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Җинаять эше кузгатылган.

Полиция искә төшерә: акчаларны ашыгыч рәвештә “саклап калуны” таләп итүче шалтыратулар, счетларны блоклау белән янаулар һәм SMS кодларын хәбәр итүне сораулар – мошенниклыкның классик билгеләре. Банкларның һәм көч структураларының чын хезмәткәрләре беркайчан да кодларны тапшырырга, кредитлар рәсмиләштерергә яки “хәвефсез” счетларга акча күчерүне таләп итмиләр. 

#твоябезопасность

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас