Җинаять һәм җәза
1 Сентября , 07:51

Яңа хуҗасыннан үзенең элекке машинасын урлаган

Машина сатып алып, шундый хәлгә кем дә тарырга мөмкин...

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Октябрь районы прокуратурасы “Оешкан төркем тарафыннан аеруча зур күләмдә кылынган урлау” маддәсе буенча 36 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эшен судка юллаган.

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның мартында ир-ат 8 миллион сумнан артык бәяле BMW X7 автомобиленнән колак каккан – машина суд приставлары тарафыннан бурычлары өчен тартып алынган һәм яңа милекчегә сатылган. Әмма гаепләнүчедә ачкычларның икенче комплекты калган булган.

Моннан файдаланып, ул танышларын җәлеп иткән дә, 2025 елның мартында алар белән бергә стоянкадан “БМВ”ны урлаган. Шуннан соң иномарканы Казахстан территориясенә чыгарып, яңадан сатканнар. Гаепләнүче гаебен танымаган.

Җинаять эшен асылы буенча карау өчен Октябрь район судына җибәргәннәр. Аның катнашучыларына карата материалларны аерым производствога бүлгәннәр. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас