

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында сөйләүләренчә, җинаятьчеләр каза күргән хатынга имеш тә туган көне белән котларга дип шалтыраткан һәм аңа бүләк әзерләүләре турында хәбәр иткән. Китереп бирүне раслар өчен алар смс аша килгән кодны хәбәр итүне сораган. Бу мәгълүматларны кулланып, аферистлар хатынның “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы шәхси кабинетын ватып кергән.
Арытаба аның белән Финанс үзәге һәм ФСБ “хезмәткәрләре” элемтәгә чыккан. Акчаларыңны талыйлар бит, дип янап, уфалы хатыннан барлык акчаларын “хәвефсез счет”ка күчерергә күндергән.
Акчаларны күчерергә килгәч, банк хезмәткәрләре аны бу адымнан туктатып калырга тырышкан, әмма каза күргән хатын акчалар аңа гаилә проблемаларын хәл итәр өчен кирәк, дип аңлаткан һәм транзакцияне башкарган.
Әлеге факт буенча “Аеруча зур күләмдә мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистларның шәхесләре ачыклана.
Чыганак: bashinform.ru