

Хокук бозучы суд каршына РФ Җинаять кодексының "Ришвәт бирү" маддәсе буенча гына түгел, өстәвенә аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен хокукларыннан мәхрүм итү яный.
Салават шәһәрендә Монтажников урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары " Нива”ны туктаткан һәм машина йөртүче белән аралашканда, ул исерек дигән шик туган. Алар машина йөртүчегә тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр, ләкин ул ГАИ хезмәткәрләрен 15 мең сум ришвәт белән сатып алырга булган. Тәртип сакчылары ришвәтне кабул итмәгәннәр һәм хокук бозуны теркәгәннәр. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов билгеләп үткәнчә, җаваплылыктан качуның мондый омтылышлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең өзлексез видеофиксацияләү системаларын мәҗбүри куллану нәтиҗәсендә даими рәвештә ачыклана.