+9 °С
Облачно


Судта ачыклануынча, махсус хәрби операция катнашучысы азык-төлек сатып алсын өчен таныш хатынга үзенең банк картасын биргән. Әмма хатын аның картасыннан 260 мең сумга якын акчасын алып, аны үзе теләгәнчә туздырган.
“Хөкем ителүче гаебен таныды, прокурор күргән чаралар нәтиҗәсендә зыян тулысынча капланды”, – диелгән прокуратура хәбәрендә.
Суд аны 3 елга сынау срогы белән 3 ел һәм 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
Чыганак: bashinform.ru