

Парижда су спорт төрләре буенча Европа чемпионатына аккредитацияләнгән Чиләбе фотокорреспонденты Дмитрий Челяпин 1 млн сумлык объективлы фотоаппараттан мәхрүм калган. 1obl.ru мәгълүматы буенча, урлау рәсми матбугат үзәгендә булган, анда журналист ачык суда йөзү һәм хайдайвинг буенча ярышлардан соң сурәтләр җибәрергә килгән.
Төшке аш вакытына ул техникасын эш урынында калдырган, ә залга әйләнеп кайткач, аны урынында тапмаган. Чараны оештыручылар, видеокүзәтү камералары юклыгына сылтанып, эзләүләрдә катнашудан һәм полиция чакыртудан баш тарткан һәм әйберләрнең сакланышы өчен җаваплы түгелбез дигән. Фотокорреспондентка бары тик икенче көнне генә гариза язар өчен участок адресын бирәннәр, анысы да әле өч тапкыр сораганнан соң гына. Полициядә исә техниканы табу өметен 1% бәяләгәннәр.
Челяпин сүзләренчә, рәсми чараларда ул тәүге тапыр шундый мөнәсәбәткә юлыккан. Фотоаппаратны ул шундый зур стартларда эшләр өчен шәхсән сатып алган булган.
Чыганак: bashinform.ru