Уфада 39 яшьлек беркатлы хатын багучыга зур суммада акча биргән. Бу хәл быел гыйнвар аенда башланган. Ул интернетта проблемаларны тылсым ярдәмендә хәл итү турындагы белдерүгә тап булган, игълан белән кызыксынган һәм үзен “күрәзәче” дип таныштырган белән Ольга белән элемтәгә кергән. Алга таба аралашуны җинаятьче бары тик мессенджер аша гына төзегән, шәхси очрашулардан качу һәм анонимлыкны саклап калу өчен.
Тәүге этапта аферист хатын фото буенча диагностика өчен зур булмаган сумма сораган. “Клиент” ризалашкач, ул, аны арытаба ышандырып, куркыныч фаразлар белән зур-зур аудиохәбәрләр җибәрә башлаган. Корбанын проблемаларның җитдилегенә ышандыргач, мошенник хатын “катлаулы ритуал”лар өчен тагын да зуррак суммалар таләп итә башлаган.
Психологик басым көннән-көн арта барган. “Күрәзәче” әлеге хатынны, әгәр ул акча күчерүдән баш тартса, моңа кадәр үткәрелгән йолалар үз көчен югалтачак, дип ышандыра. Зыянның гомум суммасы якынча 900 мең сум тәшкил иткән.
Акча беткәч кенә, ә күрәзәче элемтәгә чыгудан туктагач кына, уфалы хатын үзен алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru