Җинаять һәм җәза
10 Августа , 11:12

5 мең акча күчергән өчен 13 ел биргәннәр

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

 Свердловск өлкәсендә суд Русия гражданлыгы  булган Ивано-Франковск кешесен Украина оешмалары мәнфәгатьләренә акча күчергәне  өчен  13 елга каты режимлы холык төзәтү колониясенә хөкем иткән. Бу хакта төбәк судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ир-атка шулай ук 300 мең сум штраф салганнар. Аны РФ Җинаять Кодексының 275 маддәсе (“дәүләт хыянәте”) буенча гаепле дип таныганнар.

Тикшерү версиясе буенча, хөкем ителгән ир-ат үз теләге белән акчаларны Украина оешмаларына күчергән. Акчалар Украина кораллы көчләре өчен тактик медицина предметлары, экипировка, сугыш кирәк-яраклары һәм хәрби автомобильләр сатып алу өчен юнәлтелгән.

2023 елның май аеннан алып 2025 елның октябренә кадәр ир-ат гривналарда 11 транзакция башкарган, сумнарга белән санаганда ул 5 мең сумнан артык акча күчергән. 2025 елда ир-ат, әнисенең хәлен белергә кайткач, “Кольцово” аэропортында тоткарланган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас