

Бу хәл Мәскәүдә бүген теркәлгән. “Долина схемасы” буенча фатирыннан чыгарга теләмәгән пенсионер хатынга бүген суд приставлары килгән. Приставлар аңа кыйммәтле әйберләрен алып фатирны бушатуын сораган. Хатын: “Ничек соң? Кая барыйм мин?” – дигән дә әйберләрен җыярга 5 минут сорап, кереп киткән. 2 минут чамасы узуга фатирны ялкын ялмап алган.
68 яшьлек хатын 4 ел элек фатирын 30 яшьлек укытучы Нинога 9 миллион сумга саткан. Әмма ачкычларны тапшырасы көнне ул килмәгән, бу вакытта ул Украина мошенниклары кушуы буена военкоматка ут төртеп йөргән. Фатирын да ул аларның йогынтысы астында саткан. Бу җинаяте өчен хатынга 2 ел шартлы төрмә срогы биргәннәр. Фатир өчен көрәш 4 ел барган. Торакның яңа хуҗасы кассация судында җиңгән.
4 ел дәвамында Нино фатир өчен ипотека түләгән, үзе исә торак арендалап торган. Әлеге вакытта 40 квадрат метрлы фатир янгыннан шактый зыян күргән. Анда кая карама су; аш-су бүлмәсе, коридор һәм тагын бер бүлмә бик нык янган. Янгын пенсионер хатынның 68 яшьлек күршесе фатирына һәм подъезд стеналарына да зыян салган. Газга тоташтырылган күп катлы йортның шартлап күккә очмавы могҗиза, диләр.
Янгын нәтиҗәсендә пенсионер хатын үзе һәм ике суд приставы каза күргән.
Пенсионер хатын бу йортка 1963 елда күченгән. Әти-әнисе белән яшәгән, ире һәм балалары булмаган. Картлар үлгәч, ялгыз калган. Күршеләре белән әллә ни аралашмаган, подъезд алдында чәчәкләр үстерергә яраткан. Украина мошеннниклары корбаны булганчы мәктәптә информатика укытучысы булып эшләгән, әмма җинаять эше кузгатылгач, аннан киткән.
P.S. Үз-үзенә ут төрткән хатынның 70 процент тәне пешкән. Ул реанимациядә комада ята.