Җинаять һәм җәза
5 Августа , 05:49

Машина йөртүче светофорда йоклап киткән

БР ДАИсенең МАХ-каналы.БР ДАИсенең МАХ-каналы.
Фото:БР ДАИсенең МАХ-каналы.

Бүген иртән Ишембайда юл-патруль хезмәте яшел уты янган светофорда торган “Субару”га игътибар иткән. Патрульныйлар нәрсә булды икән дип машинаны тикшерергә уйлаган, әмма  бу вакытта водитель кузгалып киткән. Полицейскийлар аның артыннан кабызылган сигналлар белән барса да, ул туктамыйча хәрәкәт иткән. Машина йөртүченең качарга уйлавы да юкка түгел – 42 яшьлек ир-ат бик нык исерек булган.

Исерек килеш руль артына утырганы өчен аның 2 елга “права”сын алачаклар, шулай ук водительгә 45 мең сум күләмдә штраф түләргә һәм машинасын махсус тукталыштан барып алырга  туры киләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас