

2026 елның маенда төнлә Уфада яшәүче 40 яшьлек хатын әңгәмәдәшен мыскыл иткән. Ул MAX мессенджерында адресатның намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетүче сүзләр язган. Бу хакта Башкортстанның Югары суды хәбәр итә.
Хулиган хатынга карата административ хокук бозу турындагы эшне башкаланың Калинин районы буенча 10нчы суд участогы мировой судьясы караган.
Судта хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган һәм кылган эшенә үкенгән. Шуңа да карамастан, мировой судья карары белән аңа өч мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Чыганак: bashinform.ru