

Күмертауда 20 ел элек 32 яшьлек хатынны үтерүдә гаепләнүче ир-ат суд каршына басачак.
Бу хәл 2005 елда югарыда язылган хатын-кызның югалуыннан башланып китә. Ике елдан соң аның җәсәден ташландык гаражда табалар, әмма ул вакытта җинаятьтә гаеплене ачыклый алмаганнар.
Озак вакыт тикшерү бер нәтиҗә дә бирми.
Күптән түгел тикшерүчеләр янә ул эш материалларына әйләнеп кайта һәм фаҗига шаһиты булган кешегә чыга. Аның күрсәтмәләре җинаятьче булуы ихтимал кешегә чыгарга ярдәм итә.
Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче таныш хатынына фатир сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә биргән һәм аванс рәвешендә аңардан 50 мең сум алган. Соңыннан хатын торак сатып алыр өчен аңа тагын 60 мең сум биргән, ләкин сату-алу килешүе барыбер булмаган. Хатын акчаларны таләп иткәч, талаш чыккан.
Тикшерү мәгъълүматы буенча, гаепләнүче хатынны шәһәр читенә алып чыккан да электр чыбыгы белән буып үтергән.
Хатынның гәүдәсен ташландык гаражда яшергән, ә акчаларны үзенә алган. Расланган гаепләү карары белән җинаять эше судка тапшырылган. Ир-атка үтерү өчен җәза яный.
Чыганак: bashinform.ru