Почтага барып, җыйган акчаларыннан колак каккан

Сез дә шундый хәлдә калмагыз!

Розалия Хисаева.  fotobank02Розалия Хисаева.  fotobank02
Фото:Розалия Хисаева. / fotobank02

Уфада полициягә дистанцион ысул белән зур суммада акча урлау турында гариза белән өлкән яшьтәге хатын мөрәҗәгать иткән.

 Бу хакта Эчке эшләр миинстрлыгында хәбәр иттеләр.
Пенсионер хатын сүзләренә караганда, аның мобиль телефонына билгесез кеше шалтыраткан да, үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган. Ул тиздән янәсе пенсияне яңадан исәпләргә тиешләр дип хәбәр иткән.

Күп тә үтми ханымга “хокук саклау органнары хезмәткәрләре” шалтыраткан. Алар хатынны куркытып, төрле сылтаулар белән акчаларын ашыгыч рәвештә “сакларга” кирәклегенә ышандырганнар.

Ул, аферистларга ышанып, 500 меңен кулакчага әйләндереп, янәсе “хәвефсез” исәпкә күчерер өчен почта бүлегенә килгән.

Сәерлекләрне сизеп калган почта хезмәткәрләре аны бу адымнан туктатырга теләгән, әмма 86 яшьлек пенсионер хатын үз сүзендә нык торган. Ул кассирларны акчаны туганының кызының туена салдырып алам дип ышандырган.  

Килеп чыккан факт буенча тикшерү органнары тарафыннан аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас