18 мең сум акча өчен...

Эх, терсәкне тешләп булмый шул. 

Бәләбәйдә берничә мең сумга дроппер булган һәм мошенникларга Керчь кешесеннән акча урларга ярдәм иткән 19 яшьлек кызга хөкем карары чыгарганнар.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, мировой судья кызны түләү акчаларының хокуксыз әйләнешендә гаепле дип тапкан. Судта ачыклануынча, 2025 елның августында ул үз исеменә банк счеты ачкан һәм 5 мең сумга  аңа керү мөмкинлеген өченче затларга тапшырган. Соңрак бу счетны Керчь кешесеннән акча урлаганда кулланганнар. Соңыннан кыз шулай ук бу схемада катнашучы икенсе кешенең үтенече буенча үзенең счетына күчерелгән 490 мең сумнан артык акчаны икенче исәпкә күчергән, арытаба  акчаларны салдырып алганнар. Боларның барысы өчен дә аңа 18 мең сум акча түләгәннәр.

Суд кызга 300 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас