Төзелеш такталарын Агыйделгә ташлаганнар

Шулай ярыймы соң инде?

Уфада төзелеш компаниясенә Агыйдел елгасына калдыклар ташлаган өчен штраф салганнар.

Прокуратура табигатьне саклау законнарын бозуга бәйле чаралар күргән.

Социаль челтәрләрдә җитештерү калдыкларының Агыйдел елгасына ташлануы турында мәгълүмат таралган.

Уфа прокуратурасы ачыклавынча, муниципаль контракт нигезендә коммерция оешмасы Воровский урамындагы Агыйдел елгасы аша күперне капиталь ремонтлау эшләрен башкара. Интернетта урнаштырылган видеороликтан күренүенчә, 2026 елның июнендә компания хезмәткәрләре объекттагы терәкләрнең берсе янында такталарны һәм төзелеш материалларын елгага чыгарып ташлаган.

Шәһәр прокуроры карарына ярашлы тикшерү нәтиҗәләре буенча акционерлык җәмгыяте 50 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарттырылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас