"Тапкыр" водитель машина номерын трассада алмаштырган

Чиләбедә яшәүче ир-ат безнең “гаишниклар"дан “встречка” буйлап качкан.

Соня Булдакова.Соня Булдакова.
Фото:Соня Булдакова.

Башкортстанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре республика буйлап ялган дәүләт номерлы “Фольксваген Пассат” машинасында хәрәкәт иткән 43 яшьлек Чиләбе кешесен тоткарлаган.

М-5 “Урал” трассасында ир-ат патруль автомобилен күреп ала, туктый һәм чит ил номерларын Русиянекенә алмаштырырга тырыша. Бу моментны ДАИ махсус батальоны хезмәткәрләре күреп ала.

Туктауны таләп иткәч, водитель, киресенчә, тизлеген арттыра һәм качарга маташа. ДАИ хезмәткәрләре куа барган вакытта водитель, берничә тапкыр каршы юл полосасына чыгып, хәрәкәттә катнашучы башка водительләр өчен хәвеф тудыра. Водительне тагын бер юл-патруль хезмәте экипажы ярдәмендә генә тоткарлый алганнар.

Ахырда ир-атның машинаны Подмосковьеда сатып алуы һәм Чиләбегә алып кайтып баруы ачыкланган.

Машина йөртүчегә карата алты административ маддә буенча материаллар төзелгән, шул исәптән каршы як полосага чыгу, ялган номерлар белән автомобиль йөртү, туктау турындагы таләпне үтәмәү һәм полициягә буйсынмау. Машинаны махсус тукталышка алып киткәннәр, материаллар судка җибәрелгән. Хокук бозучыга зур штраф һәм 1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас