Фермерларга фейк хатлар җибәргәннәр

Башкортча фактчекинг” МАХ-каналы.Башкортча фактчекинг” МАХ-каналы.
Фото:Башкортча фактчекинг” МАХ-каналы.

Башкортстанда мошенниклар хатларының яңа дулкыны теркәлгән. Бу юлы аферистлар авыл хуҗалыгы министрлыгы исеменнән район хакимиятләренә, дәүләт учреждениеләренә һәм авыл хуҗалыгы холдингларына, фермалар җиткәчеләренә фейк хатлар яудырган. Бу хакта “Башкортча фактчекинг” МАХ-каналы хәбәр итте.

Ялган хатларда кыр эшләрендә ярдәм өчен хезмәткәрләр арасыннан ирекле дружинниклар отрядлары булдырырга тәкъдим ителә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу мәгълүматны оператив рәвештә кире какты. Ведомство мондый хатлар таратмаган.

Сәер хатлар килгән очракта җибәрүченең электрон адресына игътибар итәргә кирәк. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының барлык рәсми электрон адреслары @bashkortostan.ru белән тәмамлана. Ә мошенниклар хаты  kanc_mcx_bashkortostan@mail.ru адресыннан килгән, бу инде хатның ялган булу билгесе. Моңа охшаш хатлар тарату – ЦИПСОның  (Центр информационно-психологических операций – Мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге. – Авт.) чираттагы планлаштырылган провокациясе. Дошман структуралары төбәктәге хәлләрне тотрыксызландырыр өчен аңлы рәвештә шундый схемалар уйлап чыгара.

Мондый хатлар алучыларга мәгълүматны рәсми чыганакларда тикшерергә һәм күрсәтмәләрне үтәргә ашыкмаска киңәш ителә. Мошенниклар кешенең ашыгуына һәм таныш исемнәргә ышанычына өметләнә, шуңа уяулык саклау, барлык сәер очраклар турында хокук саклау органнарына хәбәр итү мөһим.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас