

Рязань өлкәсендә полиция БПЛА һөҗүме кадрларын бастырган өчен бер ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 июньдә ир-ат һавада Украина дронын бәреп төшерүләрен видеога төшергән, ә аннары роликны дача кооперативы чатына урнаштырган. Авторның шәхесе тиздән ачыклана, аны аңлатмалар бирү өчен полиция бүлегенә алып киткәннәр.
Ир-ат үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңламавын белдергән.
Күптән түгел Татарстанда да шундый ук очрак теркәлде. Анда 33 яшьлек ир-ат 8 июльдә дрон һөҗүме вакытында “Нижнекамскнефтехим” предприятиесе территориясендә булган һәм беспилотник төшү нәтиҗәләрен телефонга төшергән. Аннары ул роликны мессенджерда гомум кулланылышта булган чатта урнаштырган, ә тискәре комментарийлардан соң җуйдырган.
Тиздән ир-атны тапканнар, тоткарлаганнар һәм аның гафу үтенүләре белән видео яздырганнар. "Кылыгыма үкенәм һәм әлеге видео өчен чын күңелдән гафу үтенәм. Шулай ук барлык кешеләрне мондый видео төшермәскә һәм дошман структураларына ярдәм итмәскә чакырам”, – дигән ул.
Ир-атка карата закон бозуны булдырмау турында кисәтү рәвешендә прокурор кисәтүе чыгарылган.
Чыганак: lenta.ru