

Уфа буенча 9нчы полиция бүлегенә Благовар районында яшәүче 50 яшьлек ир-ат мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул популяр интернет-платформа аша трактор сатып алырга уйлаган һәм, белдерү табып, сатучы белән элемтәгә керергә тырышып караган. Ләкин трубканы алмаганнар.
Икенче көнне ир-атка билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен компания менеджеры дип таныштырган һәм кызыксындырган модель барлыгын раслаган. Ялган белгеч транспорт чарасын теләсә кайсы урынга илтеп бирергә була һәм түләү кулакча белән тракторны тапшырган вакытта башкарылачак, дип ышандырган.
Трактор сатып алырга хыялланган ир-ат ризалашкан һәм менеджерга үзенең шәхси мәгълүматларын әйткән. Җавап итеп аңа транспорт компаниясе хезмәтләренә 84 мең сумлык счет җибәргәннәр. Каза күргән ир-ат күрсәтелгән сумманы күчергән, арытаба алар килешү төзегән. Аферистлар Благовар кешесенә тракторның чынлап та булуын һәм җибәрүне көтүен раслаган видеоязма салган.
Икенче көнне аның белән “водитель” элемтәгә чыккан. Ул таможняда проблемалар барлыкка килүен һәм тагын да 350 мең сумнан артыграк акча күчерүне сораган. Тик мошенниклар монда гына туктап калмаган. Килешүне тәмамлар өчен алар төрле сылтаулар белән ир-аттан 2 миллион сумнан артык акча күчерттергән. Шулкадәр акча түләп тә трактор иясе булмаган ир-ат аферистлар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru