Үзәк Банкта мошенникларның яңа схемасы турында сөйләделәр

Кайчан беркатлы булудан туктарбыз икән?

Русия Банкында алдауның яңа схемасы таралуы турында сөйләделәр. Хәзер мошенниклар “Үзәк банкта хәвефсез исәп” белән түгел, ә “Үзәк банкта счетны алыштыру” алымы белән эш итә. Корбанны Үзәк Банкта үзенең мифик “төп счётын” ашыгыч рәвештә яңартырга күндерәләр. Моның өчен мошенниклар банкоматта үз счетларыннан бөтен акчаны салдырып алып, ә аннары аларны башка банкомат аша аларның реквизитлары буенча кертүне таләп итә. Мошенниклар банкоматлардан файдалануның кирәклеген ышанычлылык белән аңлаталар: болай банк хезмәткәрләреннән берәү дә хата җибәрмәячәк, һәм чит кешеләр бу операция турында белмәячәк. Алар хәтта "Русия банкыннан видеоинструкция" җибәрергә мөмкин. Һәм бу чыннан да мошенниклык операциясенең хәвефсезлеген (!) арттыра – аларга банк хезмәткәрләре комачаулый алмаячак.

Русия банкы үз социаль челтәрләре укучыларын туганнары, бигрәк тә өлкән туганнары белән сөйләшергә һәм Үзәк банк сүзтезмәсен телгә алган очракларда сагаерга кирәклеген аңлатуны сорый. Бу банклар эшчәнлеге белән идарә итә торган регулятор, тик үзе физик та, юридик затларның да бернинди счетларын “тотмый”.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас