

Стәрлетамакта бер ир-ат көтмәгәндә үзенең бурычлы икәнен белеп калган. Кредитлар алмаса да, аның исемендә 43 мең сумга 6 микрокредит рәсмиләштерелгән.
Ничек шулай булган соң? Эш шунда икән – ул иске сим-картасын алып ташлаган да, үзенең аккаунтларына “бәйләнгән” телефон номерын гамәлдән чыгарырга оныткан. Кемдер исә бу мәгълүматны белгән һәм заемнар рәсмиләштергән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: сезнең телефон номерыгыз кредит капкынына әйләнмәсен өчен:
1.Дәүләт хезмәтләреннән алып азык-төлек китереп бирү, такси кушымталарына кадәр “бәйләнгән” иске телефон номерын гамәлдән чыгарыгыз, сүндереп куегыз.
2.Мөһим сервислар өчен ике факторлы аутентификацияне (2FA) кабызыгыз.
3.Үз исемегезгә кредитлар һәм яңа сим-карталар алуга тыю куегыз.