

Уфаның Киров район суды бүген Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара идарәсе начальнигының элеккеге урынбасары Тимур Мөхәммәтҗановка хөкем карары чыгарды. Элекке түрә ришвәтчелектә гаепле дип табылган һәм 12 ел каты режимлы колония срогына хөкем ителгән. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.
Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе мәгълүматы буенча, Тимур Мөхәммәтҗанов, ике кеше белән алдан сөйләшеп, Русия ташучы компанияләренең берсенең җитәкчесеннән рөхсәт ителә торган авырлык-габарит нормаларын арттырып автомобиль юллары буйлап зур йөк транспортының тоткарлыксыз узуы өчен акча таләп иткән. Эшкуар арадашчыларга 450 мең сум акча тапшырган. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аларны шунда ук тоткарлаган.
Төбәк Тикшерү комитеты материаллары нигезендә Тимур Мөхәммәтҗановка карата “Ришвәт алу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, аның ышанычлы кешеләре ришвәтчелектә арадашчылыкта гаепләнә.
лица обвиняются в посредничестве во взяточничестве.
Исегезгә төшерәбез, Тимур Мөхәммәтҗанов 2017 елдан алып Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде. 2020 елда транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләре буенча БР Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде. 2021 елдан Мөхәммәтҗанов РФ Транспорт министрлыгына һәм Русия транспорт университетына эшкә күчте. Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе башлыгы урынбасары вазифасына ул 2023 елның ноябрендә тәгаенләнгән иде.
Чыганак: bashinform.ru