59 яшьлек хатын зур афёра корбаны булган

Җыйган акчаларыбызны сакларга өйрәнербезме?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгында  хәбәр итүләренчә,  пенсионер хатын полициягә акчаларын урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ялганлау схемасы китереп бирү хезмәтенең гади смс-хәбәреннән башланып киткән. Тиздән мессенджерда аңа хәбәр килгән, имеш тә шул смс аркасында аның “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы аккаунтын ватканнар һәм тиз арада күрсәтелгән номер буенча элемтәгә чыгарга кирәк. Пенсионер хатын ике дә уйламыйча шалтыраткан...

Телефонны алган хатын үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштырган. “Роскомнадзор хезмәткәре” аны мошенниклар корбаны булуын ышандырган, янәсе дә аның исеменә ышанычнамә рәсмиләштереп, кредитлар алырга һәм банк исәбеннән акчалар салдырырга мөмкиннәр. “Хәвефсезлек” ягъни җинаятьчеләр әңгәмәне эләктереп алмасыннар өчен, “Роскомнадзор хезмәткәре” пенсионер хатынны икене мессенджерга күчәргә күндергән. Күп тә үтми хатын белән “ФСБ хезмәткәрләре” элемтәгә чыккан. Алар булган бар кулакчаларны ашыгыч рәвештә “декларацияләргә” кирәклегенә ышандырган, югыйсә тентү вакытында тартып алачаклар. Аферистларның берсе хәтта бу мошенниклык корбаны белән видеоэлемтәгә дә чыккан, алар хатынның өйдә сакланган барлык акчасын бергә санаганнар... Сумма 7 миллион сумнан артып киткән.

Арытаба  афёра корбанын акчаларны “ведомство хезмәткәре”нә биреп җибәрергә күндергәннәр. Мошенниклар монда гына туктап калмаган: алар хатынга басым ясауны дәвам иткән, банк исәпләрендә калган суммаларны алыр һәм курьерга биреп җибәреп, акчаларны “декларацияләүне” үгетләгән. Банк хезмәткәрләре исә акчаларны салдырып алган моментта сәер активлыкны сизеп калган һәм пенсионер хатынны туктаткан. Җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас