

1 июль кичендә Борай районының Вострецово авылында фаҗига булган. Лесная урамында урнашкан торак йортта 34 яшьлек ир-ат белән 47 яшьлек хатын кәеф-сафа корып, хәмер эчкәннәр. Иркәй артыгын салгалый башлагач, йорт хуҗасы – хатынның 77 яшьлек әнисе – табынны түгәрәкләргә кушкан. Әмма кызып алган ир-ат китүдән баш тарткан, талаш купкан, сөяркәсе аны мыскыл итә башлаган. Моңа түзмәгән исерек ир кулына такта һәм пычак алып сөяркәсен юк иткән, аннары пенсионер хатынның башына кискеч белән суккан, ул шунда ук үлгән. Канга баткан җинаять коралларын яшергән һәм качкан.
Мәрхүмәләргә ике тәүлектән соң гына тап булганнар. Тикшерүчеләр ике кешене үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре авыл халкыннан сорау алганнар, нәтиҗәдә шик моңарчы мәрхүмә пенсионер хатынга хуҗалык буенча ярдәм иткәләп йөргән 34 яшьлек ир-атка төшкән. Аның киемендә кан таплары ачыкланган. Җинаять кылынган көнне кайда булганлыгын аңлата алмагач, ир-ат дөресен сөйләп биргән.
БР прокуратурасы хәбәр итүенчә, ике кеше үтергән ир-атны 4 сентябрьгә кадәр сак астына утыртканнар.
Чыганак: bashinform.ru