Укучы кыз полициягә җинаятьчене тоткарларга ярдәм иткән

Афәрин!

БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.
Фото:БР буенча Эчке эшләр министрлыгының МАХ-каналыннан.

Уфаның Зәйнәб Биишева исемендәге 140нчы гимназиясендә чыгарылыш кичә вакытында күркәм вакыйга булды. 11 сыйныфны тәмамлаган Лира Хәбибьянова БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан рәхмәт хаты  һәм бүләк алды.

Актив гражданлык позициясе һәм полициягә ярдәм күрсәтүе өчен бүләкне аңа республика эчке эшләр министры  урынбасары, полиция генерал-майоры Айдар Зөбәеров тапшырды.  Бүләкләү өчен сәбәп укучы кызның фатирда кылынган караклыкны ачыклауда ярдәме булган.

БР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, шушы көннәрдә башкаланың 1нче санлы полиция бүлегенә 44яшьлек ир-аттан гариза килеп ирешкән. Ферин урамындагы фатирыннан ир-атның телевизоры һәм ике мобиль телефоны юкка чыккан. Тикшерү-оператив төркем ачыклавынча, торак хуҗасы белер-белмәс сәрхүшләр белән эчеп яткан, ул йоклап киткәч, сәрхүшләрнең берсе фатирдан буш кул белән чыгып китмәгән.

Шаһитлар исемлеген тикшергәндә, полициягә 11 сыйныф укучысы Лира Хәбибьянова ярдәм иткән. Ул подъезддагы видеокамера язмаларын игътибар белән тикшергән һәм караклыкка катнашлыгы ихтимал булган  шикләнелүчегә күрсәткән. Бу мәгълүмат оперативникларга тиз арада җинаятьчене ачыкларга ярдәм иткән. Ул моңа кадәр хөкем ителгән 46 яшьлек ир-ат булып чыккан.

Урланган техниканы тартып алганнар. Телевизор белән телефоннарны җинаятьче шушы ук йортның өске катындагы тартмалар арасына яшергән. Ул техника артыннан соңрак әйләнеп кайтырга уйлаган. “Караклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас