Уфада мопедта җилдергән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар

Уфада мопедта җилдергән 15 яшьлек яшүсмерне Маяковский урамында тоткарлыйлар.

Уфада мопедта җилдергән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнарУфада мопедта җилдергән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар
Уфада мопедта җилдергән 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар

Уфаның ГАИ хезмәткәрләре руль артында 15 яшьлек яшүсмер булган мопедны туктаталар. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. Урынга яшүсмернең әнисен чакырганнар. Аны мопед белән идарә итүдән читләштергәннәр.

Мототранспортны махсус стоянкага урнаштырганнар. Балигъ булмаган баланың ата-анасы гамәлләрендә административ хокук бозу билгеләре бар. Тикшерү өчен материаллар балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә җибәрелгән. Комиссия законлы вәкилләрне административ җаваплылыкка тарту һәм гаиләне профилактик исәпкә кую мәсьәләсен караячак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас