

Әти-әнисен кыйнап тоткан 44 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.
БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2025 елның ноябреннән 2026 елның февраленә кадәр ир-ат айнымыйча эчеп яткан, бу ир-ат һәм аның әти-әнисе арасында җәнҗаллар өчен сәбәп булган. Исерек килеш ул 71 яшьлек әтисен даими кыйнаган, шул исәптән кул астындагы предметлар белән дә. Зыян күрүченең тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр һәм гематомалар тапканнар.
Шулай ук гаепләнүче өлкән яшьтәге әти-әнисенә үтерү белән янаган, әнисенә чүкеч белән кизәнгән, әтисенең башына пыяла кружка белән суккан. Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять эшен асылы буенча карау өчен Калинин район судына җибәргәннәр.
Хәмер эчү беркайчан да юньлегә китерми...
Чыганак: bashinform.ru