Кеше җинаяте өчен утырган Фәтхулла Исхаковка 4 млн чамасы акча түләячәкләр

Гаделлек өчен көрәшкән  89 яшьлек абзый 2012 елдан бирле судлар бусагаларын таптый.

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

13 ел колония срогы өчен акланган Фәтхулла Исхаков 4 миллион сумга якын акча алачак. Бүген Уфаның Совет район суды компенсация турындагы шундый карарны кабул итте, дип белдерде юрист Виталий Буркин.

“Компенсация суммасына 13 ел колониядә утырып, югалткан хезмәт хакы һәм дәүләт яклаучысы – адвокат хезмәтләре өчен түләү хисабына алынган сыер бәясе кергән. Аклау белән бәйле хәлдәге кебек үк, Русиянең Югары судын эшкә җигәргә туры килде – ул быел язын Уфаның Совет район суды карарын гамәлдән чыгарды, ул карарга ярашлы, 1959 елда законсыз хөкем ителүчегә 13 ел эчендә югалтылган хезмәт хакы сыйфатында 90 мең сум гына билгеләгән иде", – дип аңлатты В.Буркин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас