Сатучы хатын кибетне миналаганнар дип хәбәр иткән

Әстәгъфирулла!

Олеся Вилданова.  fotobank02.ruОлеся Вилданова.  fotobank02.ru
Фото:Олеся Вилданова. / fotobank02.ru

Уфада 31 яшьлек сатучы Беренче май урамындагы үзе эшләгән кибетне миналау турында хәбәр иткән. Нәтиҗәдә эвакуация һәм тикшерү оештырылган.

Полицейскийлар этләр белән кибетне җентекләп тикшереп чыккан – хәвефле предметлар табылмаган. Ә менә сатучыга карата сораулар барлыкка килгән.  Ахырда сатучының исерек булуы һәм тизрәк өенә кайтып китәргә теләве ачыкланган.

Ялган хәбәр очрагы буенча җинаять эше кузгатылган, бу маддәгә ярашлы, 5 елга иректән мәхрүм итү каралган.

Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас