Эчәргә акчасы булмаган сәрхүш әнисенең муенына пычак терәгән...

 Башкала полициясенә  Блюхер урамындагы фатирда булган талау  һөҗүме турында хәбәр килгән. 

Полиция участковые ачыклавынча, күптән түгел кичен беркайда да эшләмәгән ир-атның хәмер эчү теләге барлыкка килгән, әмма аның акчасы булмаган. Әнисендә кулакча барлыгын белеп, ул аңардан акчаларны тартып алу планын уйлап чыгарган. Исерек ир, әнисе яшәгән йортка килеп, акчаны үз теләге белән бирмәячәген аңлап,  әнисенең муенына пычак терәгән. Көчсез булуын аңлаган  ана идәнгә егылган.

Арытаба җинаятьче энесе яшәгән бүлмәгә кереп, шулай ук пычак белән янап һәм физик көч кулланып, мобиль кушымта аша  үзенең банк картасына студент энесенең 15 мең сум стипендиясен күчерттергән.

Шок кичергән малай бу хакта полициягә хәбәр иткән. Участковый ир-атны күрше йорт ихатасында тоткарлаган, аның пычагын тартып алганнар. Сәрхүш ир үз гаебен таныган. Акчаны туздырып өлгермәгән булган, аны студентка кайтарганнар. “Талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.  

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас