

Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча идарәсе белгечләре Дуван районы Мәсәгуть авылында яшәүче ир-атның хокукка каршы гамәлләрен ачыклап документлаштырган. 1997 елгы яшь ир-ат, интернет кулланып, террорчылыкны ачыктан-ачык аклаган.
Ведомство мәгълүматы буенча, җинаятьче 2026 елның март аенда Телеграм каналында гомум кулланылыштагы басмасына комментарий урнаштырган.
Экспертлар әлеге фикерләрдә һәм Русия территориясендә тыелган һәм террорчылык дип танылган Украина хәрбиләштерелгән берләшмәсе җитәкчесе эшчәнлеген аклау билгеләрен ачыклаган.
ФСБ тикшерүчеләре 29 яшьлек ир-атка карата “террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга ачыктан-ачык өндәүләр, террорчылыкны ачыктан-ачык аклау яки террорчылыкны пропагандалау” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Интернеттагы язмаларга шикле комментарийлар язу бер дә шаяру түгеллеген кайчан аңларлар икән?
Чыганак: bashinform.ru