Танышулар сайтындагы ир-атка ышанган...

Эх, шул тасма телләрне...

Ясалма фәһем.Ясалма фәһем.
Фото:Ясалма фәһем.

Уфалы хатын танышу сайтында танышкан мошенникларның берсенә 1 миллион сумнан артык акча күчергән. Ир-ат аңа кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләр салудан зур керем вәгъдә иткән.

Кичә Уфа шәһәре буенча 4нче санлы полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 43 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Шәһәрнең эре предприятиеләренең берсендә эшләүче хатын полицейскийларга апрель азагында танышу сайтында ниндидер Кирилл белән танышуы турында сөйләгән. Ул аңа  берни дә эшләмичә күп керем алырга теләвен сөйләгән. Егет үз чиратында фонд базарында уңышлары белән уртаклашкан. Аннары ул хатын-кызны янәсе аны профессиональ рәвештә инвестицияләргә өйрәтә алган “белгеч” белән таныштырган.

Тәүдә хатын “Vertex Core” платформасы аша кыйммәтле кәгазьләр белән сәүдә итү белән бәйле кушымтада үзенең аккаунтына зур булмаган сумма керткән. Аны бик тиздән беренче дивидендлар киләчәк дип ышандыралар. Чыннан да, бер атна узгач капитал салулар “табыш” биргән. Ул чагында хатын шул ук счетка тагын да күбрәк акча керткән.

Бу хәлдән  соң Кирилл һәм аның танышы әлеге хатын-кызга танылган холдингның табышлы акцияләренә акча кертергә тәкъдим итәләр. Капитал салуларның минималь суммасы аның айлык кеременнән берничә тапкырга артыграк булган. Аңарда андый акча булмаган, һәм ул  200 мең сум кредит алган. Аннары аңа янәсе чит ил компанияләренең сәүдә мәйданчыгында акцияләр сатып алу белән шөгыльләнүче кешегә сылтама җибәргәннәр. Зыян күргән хатын ай дәвамында берничә тапкыр акчаны мошенниклар күрсәткән счетка күчергән. Ир-ат үз чиратында акчалар аның счетына дивидендлар белән бергә якын арада киләчәген ышандыруын дәвам иткән.

Берникадәр вакыттан соң хатын кушымтага керергә уйлый, ләкин аның шәхси кабинеты блокланган була, ә мессенджерда Кирилл һәм брокер вәкиле белән аралашу юкка чыккан.  Шул вакытта гына ул мошенникларның корбаны булуын аңлаган.

Зыян якынча 1 миллион 27 мең сум тәшкил иткән (46 мең – шәхси саклык, 780 мең – заем һәм 200 мең – кредит).

Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: тиз табыш вәгъдә итүчеләргә ышанырга кирәкми. Мошенниклар еш кына зур булмаган суммалар кертергә тәкъдим итә, соңрак алар зур югалтуларга әйләнә. Уяу булыгыз! Инвестиция компанияләренең документларын һәм лицензияләрен тикшерегез, башка клиентларның бәяләмәләрен өйрәнегез һәм беркайчан да ашыкмагыз. Исегездә тотыгыз: сезнең финанс иминлегегез үз кулыгызда.

#твоябезопасность

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас