Интернеттан “права” сатып алган

Тик кырын эш кырык елдан соң да беленә шул...

Мәләвездә ялган “права” сатып алган хатынга хөкем чыгарганнар. Җинаять эшен ялган  “права”  ясауга булышлык иткән өчен кузгатканнар.

Прокуратура мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнварында хатын-кызга билгеле  мессенджерда реклама хәбәре килгән, һәм ул 80 мең сумга машина йөртү таныклыгы сатып алган.

Өч айдан соң хатынның документларын тикшергәндә  юл-патруль хезмәте  ялганны сизеп калган, чөнки мәгълүматлар базасы буенча “права” Мәскәү кешесе исеменә бирелгән булган.

Хатын-кыз  гаебен таныган. Суд аңа 1 елга иреген чикләү  җәзасын билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас