Авыл кешесе мошенникларга 29 миллион сум акча биргән

Утырып еларлык...

Авыл кешесе мошенникларга 29 миллион сум акча биргәнАвыл кешесе мошенникларга 29 миллион сум акча биргән
Авыл кешесе мошенникларга 29 миллион сум акча биргән

Телефон мошенникларының чираттагы корбаны – Әбҗәлил районында яшәүче 45 яшьлек ир-ат.

Аферистлар кармагына эләккән ир, полициягә килеп,  үзләрен Федераль хәвефсезлек хезмәте һәм Үзәк Банк белгечләре дип таныштырган адәмнәр шалтыратуын сөйләп биргән. “Белгечләр” ир-атны аның акчаларына хәвеф яный дип ышандырган һәм “хәвефсез” исәпкә күчерүне таләп иткән. Ул тыңлаган һәм кулакчаларны банкомат аша кертеп күчерә башлаган. Аферистлар монда гына туктап калмаган, алар ир-атны, экстремистик оешмага спонсор булгансың дип, куркыта башлаган. Җинаять җаваплылыгыннан котылып калыр өчен, ир-ат акчаны курьерга бирергә тиеш булган. Ул шул рәвешле курьерга берничә тапкыр акча биреп җибәргән. Җитмәсә, ул байтак сумманы танышларыннан бурычка алган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас